Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Товарга гарантия срогы сезонга карап билгеләнә

Сәүдә нокталарыннан күн куртка, пуховик, аяк киеме, мех әйберләр сатып алганда, аларның сезонлы товарлар булуын онытмаска кирәк. Андый товарларга гарантия срогы ярашлы сезон килеп җиткәч кенә бирелә. Безнең регионда сезонлылык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1998 елның 5 октябрендәге 611нче карары белән билгеләнгән. -Кышкы сезон 16 ноябрьдән башланып, 15 мартка кадәр...

Сәүдә нокталарыннан күн куртка, пуховик, аяк киеме, мех әйберләр сатып алганда, аларның сезонлы товарлар булуын онытмаска кирәк. Андый товарларга гарантия срогы ярашлы сезон килеп җиткәч кенә бирелә. Безнең регионда сезонлылык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1998 елның 5 октябрендәге 611нче карары белән билгеләнгән.
-Кышкы сезон 16 ноябрьдән башланып, 15 мартка кадәр дәвам итә, - дип аңлата бу уңайдан Роспотребнадзорның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәре Зөлфия Назыйрова. - Язгы сезон - 16 марттан 15майга кадәр, җәйгесе 16 майдан 31 августка кадәр билгеләнгән, ә көзге чор - 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр. Шушы даталарга ярашлы рәвештә, язын сатып алган җәйге босоножкиларның гарантия срогы сатып алган көннән түгел, ә 15 майдан башлана. Гарантия срогын товар җитештерүче яисә сатучы билгели. Сатучы гарантия срогын озайтырга да мөмкин, әмма ул аны җитештерүче билгеләгән сроктан киметә алмый. Иң мөһиме, товарның касса һәм товар чегын сакларга һәм гарантия срогын ачыкларга кирәк.
Зөлфия Назыйрова аңлатуынча, "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы 18нче РФ законына ярашлы рәвештә, сатып алучы товарда кимчелекләр тапса, аны кире кайтарып биреп, түләгән акчасын кире кайтара, яисә аның бәясен киметүне, яисә икенче товарга алмаштырып бирүне, яисә бушлай ремонт башкаруны таләп итә ала.
Әмма, шуны онытырга ярамый: 19нчы РФ законына ярашлы рәвештә, югарыда әйтелгәннәрне товарның гарантия срогы чыкканчы гына таләп итеп була. Шуңа күрә әгәр дә сез, товарны сезоны килеп җиткәнче куллана башлап, җитешсезлеген тапсагыз, сатучыга мөрәҗәгать итәргә ашыкмагыз, сезоны җиткәнен көтегез.
http://d34bv7qwnn87op.cloudfront.net/images/outfits/3416483/let-it-snow-let-it-snow-let-it-snow_web.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев