Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә бәяләр тагын арта

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү бәясе арта.

Ведомство башлыгы Марат Зарипов сүзләренә караганда, тарифларның үсүе газга бәя артуга бәйле.

Узган ел бәя арту 4,7 % тирәсе булган. Быел республикада тарифларның уртача үсеше 9 %тан артмаска тиеш.

Республикабызда яшәүчеләргә бөтен төр торак-коммуналь хезмәтләргә дә артыграк түләргә туры киләчәк. Шулай булгач, газга бәя арту 7,5 %, электр уты өчен - 7 %, су белән тәэмин итү һәм канализация - 6 % тирәсе, ә җылылык өчен 8 % тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев