Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Тоннель” операциясе

31 августта иртән-иртүк, "Тоннель" профилактик операциясе барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Кызыл Яр авылында 40 автомобильне тикшергән.

Операция кысасында транспорт чараларының 90 проценты тикшерүгә эләккән.

- Практика күрсәтүенчә, исерек килеш автомобиль белән идарә итү кебек тупас закон бозу очраклары була, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Бу юлы 11 юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагы ачыкланып, алар арасында 2 машинаның номеры укылмый торган, 5сендә иминлек каешлары тагылмаган, 1сендә тәрәзәләре тонировкаланган, 3се ОСАГО страховой полиссыз иде.

- Уңайсызлыклар бар, әлбәттә, документлар тикшергәндә берничә минутымны югалттым, - дип сөйли "Рено Сандеро" автомобилен йөртүче Гөлнур.- Без үзебез үк адекват булмаган машина йөртүчеләрдән зыян күрәбез. ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү оештырудан курыкмыйм, чөнки минем барысы да тәртиптә.

- Юл йөрү кагыйдәсен бозу автомобиль йөртүченең үзенә генә түгел, башкаларга да куркыныч тудыра, - дип сүзен дәвам итә Рамил Идиятуллин. - "Тоннель" операциясе шәһәр халкы өчен гадәти тикшерүгә әйләнде. Машина йөртүчеләрнең күбесе аңа тыныч карый. Әгәр дә тикшерү өчен туктатылган автомобильнең барысы да тәртиптә булса, тикшерү гадәттә озакка сузылмый. Ә менә закон бозу очрагы була калса, ул вакытта чаралар законга ярашлы рәвештә күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев