Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үткән елларга борылып карагач...

1955 елның маенда Казанның 4нче техник училищесын тәмамлаганнан соң, безне, электрикларны, көтмәгәндә Трансэлектромонтажның системасына беркетеп, Союзның төрле почмакларына эшкә җибәрделәр. Мин үзем төркемдәшләрем белән Мордовия, Урал, Рязань, Ленинград, Грузиядә булдым һәм шуннан соң Донбасс якларына килеп чыктым. Ачык чырайлы, кунакчыл, шаян, музыкаль халык яши монда. Төп тел - урыс теле....

1955 елның маенда Казанның 4нче техник училищесын тәмамлаганнан соң, безне, электрикларны, көтмәгәндә Трансэлектромонтажның системасына беркетеп, Союзның төрле почмакларына эшкә җибәрделәр. Мин үзем төркемдәшләрем белән Мордовия, Урал, Рязань, Ленинград, Грузиядә булдым һәм шуннан соң Донбасс якларына килеп чыктым.
Ачык чырайлы, кунакчыл, шаян, музыкаль халык яши монда. Төп тел - урыс теле. Кайчандыр шахтерлар яшәгән бистәләр зур шәһәрләргә әйләнгән. Мин андагы мул тормышны сагынып искә алам. Көнбатыш Украинага шул чорда ук караш бүтән иде. «Алар» сүзе күп кулланылды аларга. Миңа соңрак Грузиядә Донбасс егетләре белән хезмәт итәргә туры килде. Бер генә солдат та Көнбатыш Украинадан юк иде. Бәлки, безнең ракета частьләрендә хезмәт итүебез сәбәп булгандыр.
Хәзерге Украинадагы хәлләргә килсәк, нәрсә әйтәсе килә.
Беренчедән, Украинада безнең вакытта ук милли мәктәпләрнең саны бик аз иде. Икенчедән, СССР таркалгач, Украинада икенче буын бөтенләй яңа идеологиядә тәрбияләнде. Тарих бүтәнчә аңлатылды, мәктәп программасында Бөек Ватан сугышы кире юнәлеш алды. Палач, фашист Бандера, аның идеологиясен яклау­чылар милли геройларга әйләнделәр. Радио, телевидение, интернет аңа бик зур ярдәм итте, итә. Шул идеология бигрәк тә Көнбатыш Украинада, уңай җирлек тапты.
Өченчедән, президент булып хокук органнарына таныш булган, шахтерлар арасыннан чыккан, экономик, политик яктан белеме сай булган Янукович килде. Ул халыкка хезмәт итмәгән. Хәтта якташлары да аны яклап чыкмады. Украина өчен иң мөһим чорда каушап калды, чит илләрдәге акчасын югалтырга курыкты. Аны хәзер халык кабул итми. Кырым, Севастополь, Украи­надагы вакыйгалар безгә үрнәк булсын иде.
Бер кеше - Хрущев белдеге белән Кырым, Севастополь 1954 елда Украинага күчте. Демократ Ельцин СССРны таркатты. Икенче демократ Горбачев аңа каршылык күрсәтә алмады.
Алда безне шактый авыр сынаулар көтә. Безнең бурыч - сафларны ныгыту, партияләр арасындагы карашларны якынайту, илне бөтен яктан ныгыту булсын иде.
Газета укучыларына безнең эрага кадәр 313-235нче елларда яшәгән борынгы Кытай философы сүзләрен тәкъдим итәм: «Дәүләт белән идарә итүчене - көймә белән, ә халыкны су белән чагыштырып була. Су көймәне алып та бара ала, су көймәне әйләндереп тә ташлый ала». Бу сүзләр бүген бигрәк тә актуаль яңгырыйлар. Аларны һич тә чыгарып ташларга ярамый.
Роберт Тимершин.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев