Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТКХ: кулланучыларның белемен арттыралар

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тармагы нечкәлекләрен белеп бетермәгән кешеләр шактый. Шул сәбәпле, "Грамоталы кулланучы мәктәбе" федераль проекты старт ала.

Аның ярдәмендә республика халкының торак мәсьәләләре буенча белемнәрен арттырырга җыеналар. Хәзерге вакытта мәктәп аша 300 кеше узган. Ел ахырына кадәр бу сан 1000гә җитәчәк.


Торак-коммуналь өлкәсенә кагылышлы проблемалар белән халык кемгә мөрәҗәгать итәсен белми. Гәрчә, Татарстанда бу проблемалар белән шөгыльләнүче республика торак инспекциясе, иҗтимагый оешмалар булса да. Алар, үз чиратында, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген контрольдә тота.

- Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыкта проблемалар да кимеде кебек. Тик халыкка, барысын да күзәтеп бармау сәбәпле, бу тармак һаман да катлаулы сыман тоела. Беренче чиратта, кешеләр үзләре бу системага башкача карый башларга тиеш, - диде журналистлар белән очрашуда Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин.

Моны истә тотып, "Бердәм Россия" партиясе Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә "Грамоталы кулланучы мәктәбе" проекты башлап җибәргән.

- Барлык гражданнарның да торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрендә ихтыяҗ бар. Әгәр моннан 10 ел элек халыкны тишек түбәләр, подвалларга су керү борчыса, хәзер - ишегалдын төзекләндерү, яктырту җиһазларын кую күбрәк кызыксындыра. Ләкин бу тармак һәрвакыт әһәмиятле булып кала. Торак-коммуналь хуҗалыгында бүген милекче төп роль уйный. Бары тик үз хокукларыңны белергә тиешсең, - диде Татарстанның архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Бүген әлеге проект өчен "Грамоталылык әлифбасы" да бастырылган. Киләчәктә уку-методик әсбапларның тагын да артачагына ышана оештыручылар.

Проект координаторы Дмитрий Романов белдерүенчә, "Грамоталы кулланучы мәктәбе" берничә бурыч куя. Алар арасында торак кодексы нигезләренә төшенү, исәп-хисап фактурасының эчтәлеген аңлау, торак йорт советының идарәче компанияләр белән элемтәсе, бәхәсле мәсьәләләрне юридик яктан һәм суд ярдәмендә чишү кебекләре бар. Мәктәпне тәмамлаган кулланучыга сертфикат та тапшырылачак.

Әлеге проектның төп аудиториясе - 25 яшьтән олыраклар. Ләкин мәктәпкәчә яшьтәгеләр, укучылар, студентлар да игътибардан читтә калмаячак. Аларга электр энергиясе, су, газны ничек итеп сакчыл кулланырга кирәклеген өйрәтәчәкләр. Оештыручылар әйтүенчә, мөгаен, мондый мәгълүматны мәктәпләрдәге сыйныф сәгате вакытында җиткерәчәкләр. Кечкенәдән үк башта сеңеп калган мәгълүматның алга таба да яхшы җимешләр бирәсенә иманы камил оештыручыларның. Ник дигәндә, россияле суны, европалыларга караганда, елына 20 тапкыр күбрәк куллана икән.

Моннан тыш, смартфоннар өчен "Грамоталы кулланучы мәктәбе" дигән махсус кушымталар да булдырырга җыеналар. Алар iOS, Android платформасындагы гаджетлар өчен булачак. Кулланучы аларны бушлай кулланырга мөмкинлеге тудырылачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X