Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тизлекне арттырма!

Юл-транспорт һәлакәтләре, нигездә, тизлекне арттырудан чыга. Былтыр шундый 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

2021 елның 30 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр керткән берничә законга кул куйган.
Шулай итеп, Җинаятьләр кодексы 264.2нче маддә белән тулыландырылган (транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу).

Хәзер хәрәкәт тизлеген системалы рәвештә 60 һәм аннан да күбрәк км/сәгатькә арттырган, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан затлар административ түгел, ә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Санкцияләре җиңел түгел. Элек хөкем ителмәгән зат тарафыннан җинаять кылынса, аңа карата 300 000 сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм элек бу маддә буенча хөкем ителүчеләргә 500 000 сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.

Шәхсән мин мондый чара кирәк дип саныйм. Трассада зур тизлек белән йөрүчеләр күп. Алар башкаларны да куркыныч астына куя. Ә каршы якка кинәт килеп чыгучылар автомобильчеләрне бәрелештән качып, юл читенә төшеп китәргә мәҗбүр итә. Яшел Үзәндә 2021 елда юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хәл яхшырган.

Кылынган юл-транспорт һәлакәтләре саны – 108дән 90га, һәлак булучылар – 18дән 10га, яраланучылар – 135тән 120гә кадәр кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев