Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиздән мәктәпкә!

Кай арада гына җәй үтеп тә китте: тагын ике атнадан мәктәпкә! Яшел Үзән урамнарында бала-чагалар күбрәк күренә башлады, лагерьлардан, авылларыннан, дәү әниләре яныннан, шәһәргә кайтты алар. Каникулда иркендә юл йөрү кагыйдәләрен дә оныта башлаганнар. Әнә, мәктәп укучыларының көпчәк астына керүләре турында хәвефле хәбәрләр ишетелеп тора.

Шуларны күздә тотып, республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы үткәрелә.
2015 елның җиде ае эчендә генә дә районда 16 яшькәчә балалар катнашында 13 юл һәлакәте теркәлгән. 12 яшькәчә балаларны транспорт чарасында тиешле кагый­дәләргә ярашлы йөртмәгән өчен, 238 кеше 3000 сумлык административ штрафка тартылган. Агымдагы елның 7 ае эчендә юл йөрү кагыйдәләрен «онытучыларга» да 1500 сумлык штраф түләргә туры киләчәк. Ә андыйлар саны 7 айга шактый җыелган - 534.
Юл кагыйдәләрен үтәмәүче балаларга «Стоп - тормышың куркыныч астында!» дигән карточка тутырылды. Шушы кыска гына чор эчендә 250 бала укыган мәктәпләргә бу турыда хәбәр җибәрелде.
- Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре ата-аналардан балаларына карата бик нык игътибарлы булырга чакыра, - ди Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев