Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тимер юл аша чыга торган урыннар бик куркыныч (фото)

Истә тотыгыз!

10 июньдә ЮХИДИ инспекторлары "РЖД" ААҖ хезмәткәрләре белән берлектә Атлашкиноның 764нче чакрымында тимер юл аша чыга торган урында профилактика чарасы уздырды. Машина йөртүчеләргә памяткалар таратылды.

- Шулай ук инспекторлар аларга тимер юл аша ничек чыгарга кирәклеген сөйләп, "Игътибар - балалар!" чарасы кысасында балаларны креслосыз йөртүнең нинди куркыныч булуын аңлатты,- дип сөйли бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева.- Әлеге чара уздырылган вакытта шлагбаумсыз тимер юл аша чыга торган урында "Рено Логан" автомобилен йөртүче 46 яшьлек ир светофорның тыелган кызыл утына кереп барганда тоткарланып, аңа карата административ эш кузгатылды. Аңа 1000 сум штраф салынырга яисә ул өч айдан алып алты айга кадәр машина белән идарә итүдән мәхрүм ителергә мөмкин.

Шушы тема кысасында 2015 елның 22 июлендә булган вакыйганы искә алып узарга кирәк. Шушы тимер юл переездында "Опель-Астра" автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир светофорга игътибар итмичә бер поезд узып китүгә икенчесе килгәнгә һәм светофорның янып торган кызыл утына игътибар итмичә машинасы белән переездга керә һәм аны товар поезды бәрдерә. Машина йөртүче үзе имгәнүләр ала. Машинист белән пассажирлар зыян күрми.

Тимер юл аша чыга торган шлагбаумсыз урыннарда бары светофорга гына карап йөрергә кирәк. Нәтиҗәсе бик куркыныч булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев