Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теш чистартканда 5 төп хата

Австралия стоматологы Элизабет Милфорд теш чистарту вакытында кешеләр җибәргән төп хаталарны атады. Әлеге киңәшләрне Daily Mail китерә. Сез дә шуларны тотар идегезме? Комментарийларда җавапларыгызны көтеп калабыз.

1. Авызыңны су белән чайкамаска 

Табиб сүзләренчә, чистартудан соң авызны су белән чайкау - иң киң таралган хаталарның берсе. Моңардан баш тартсаң, авыз эчендәге теш пастасы озаграк сакланачак һәм тешләрне дә ныгытачак. 

2. Ашаганнан соң ук тешләрне чистартмаска 

Кислоталы ризык һәм эчемлекләр тешләрне йомшартырга мөмкин, ә алардан соң ук паста куллану киресенчә зыян гына китерәчәк. 

3. Тешне озак чистартмаска 

Табиб бу процедураның ике минуттан да арттырмаска киңәш итә. 

4. Тешне артык тырышып чистартмаска 

Табиблар билгеләп үткәнчә, щетка белән көчлерәк йөртсәң, тешләре чистарак булачак, әмма бу десннарга зыян китерергә мөмкин. Белгеч сүзләренә караганда, йомшак щётканы куллану һәм җиңелчә, түгәрәк хәрәкәтләр белән тешләрне чистарту яхшырак. 

5. Теш щёткасын вакытында алыштыру зарур 

Милфорд искә төшергәнчә, теш щёткасын 3 ай кулланганнан соң ук алыштырырга кирәк икән. 

Чыганак: life. ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев