Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үтерүче якында гына йөри. Танучыга – 1 миллион сум!

Идел буе федераль төбәкләре, шул исәптән Казанда да 30дан артык өлкән яшьтәге ялгыз хатын-кызларны үтерүче җинаятьчене эзлиләр. Аның шәхесен ачыкларга булышырдай мәгълүмат бирүчене 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Җинаятьче, үзен социаль оешма яки торак милекчеләре ширкәте хезмәткәре дип таныштырып, корбаннарының ышанычын яулаган һәм аларының өенә үтеп керә алган. Шуннан соң аларны буып үтергән, акчаларын урлап табан ялтыраткан.

Карап торышка җинаятьчегә 20-30 яшь тирәсе, буй озынлыгы - 170-175 сантиметр, башлыклы кыска кара куртка, кара чалбар, спорт аяк киеме кигән.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев