Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телефон аферистларына киртә юк

Узган атнада тагын ике хатын-кыз аферистлар корбаны булды. Шуларның берсе - 40 яшьлек хатынның телефонына сылтамалы хәбәр килә.

Ул аны укымакчы булып караса да, видеофайлны ача алмый. Хатын моңа артык игътибар бирми, әмма шуннан соң "мобиль банк" аша аның картасыннан 7800 сум акчасы югала. Икенче яшел үзәнле - 38 яшьлек хатын кредит картасыннан - 19 мең ярым, ә хезмәт хакы картасыннан 7800 сум акчасыннан колак кага. Бу хакта полициягә хәбәр итә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ачыклый башлагач, аның телефонына ике ай элек шуңа охшаш сылтама белән СМС-хәбәр килгәнлеге ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре Интернетка тоташкан телефонга шикле сылтамалар белән килгән смс-хәбәрләргә җавап һәм игътибар бирмәскә куша. Кайбер хәбәрләр бик грамоталы төзелеп, абонентны җәлеп итә һәм алар күрсәткән сылтамага күчәргә кушыла. Шуның белән телефон хуҗасы мошенниклар сайтына эләгә. Һәм үзе дә сизмәстән акрын тәэсир итүче бомбага эләгә. Аннан соң телефоныннан бөтен шәхси мәгълүмат - электрон почта, банктагы счетлар, барысы да телефон аферистлары кулына эләгә.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев