Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебезне онытмыйк

Лицеебызда татар теле һәм әдәбиятын укытуга, башка фәннәр белән беррәттән, зур урын бирелә. Без, укытучылар, телне дәрестә өйрәтү белән генә чикләнеп калмыйча, уку-укытуда төрле алымнарны да кулланабыз.

Әхлак дәресләре, татар телендә ата-аналар конференцияләре, әдәби-музыкаль кичәләр, татар театрларына сәяхәтләр оештырабыз. Туган телгә мөнәсәбәтне арттыру максатыннан, оештырылган чараларда укучыларыбыз белән берлектә теләп катнашабыз.

Татарстанда күп еллар дәвамында үткәрелеп килә торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе безнең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда һәр ел үткәрелеп килә. Ул "Телләр көне" бәйрәме белән башланып китте. Бәйрәм гөрләп узды. Иртән укучыларны һәм укытучыларны милли көйләр каршылады. Мәктәп коридорлары милли рухта бизәлгән иде. Әйдаманнар балаларны көн дәвамында татар телендә уздырылган чараларга әйдәп йөрделәр.

Татар теленең аһәңен, матурлыгын һәм бөеклеген төрле милләт халкына аңлату; халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татарча сөйләшергә өндәү; телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт тәрбияләү; татар теленең даирәсен киңәйтү максатыннан укучыларыбыз белән берлектә төрле оешмаларга бардык. Шунысы сөендерде, чарада укучылар бик актив катнашты, араларында туган телләренә карата акыллы, төпле фикер әйтүчеләре дә булды. Милләтпәрвәр җанлы милләттәшләр белән аралашуыбыз күңелдә бик җылы тәэсир калдырды. Без үз чиратыбызда һәр кешегә "Телебезне онытмыйк" дигән теләкләр җиткердек.

Гизеева Гөлфия,

А.С.Пушкин исемендәге лицейның татар теле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев