Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тавышлар саны никадәр күбрәк булса, РФ Дәүләт Думасында Татарстан командасы шулкадәр зуррак булачак

Республика халкының сайлауларны ашкынып көтеп алуы һәм бу уңайдан фикерләре белән без массакүләм-мәгълүмат чараларыннан күреп-ишетеп торабыз. Ә яшел үзәнлеләрнең фикере нинди? Алар сайлауга нинди уйлар белән килә?

Александр Тыгин, Яшел Үзән районы башлыгы:
- Яшел Үзәндә яшәүчеләр гомер-гомергә респуб­ликаның патриотлары. Без үсеш, алга бару яклы һәм реаль позитив үзгәрешләрне күрәбез. Бу үзгәрешләр Татарстан Командасы - Президентыбыз командасының эш нәтиҗәсе.
Безнең гомуми бурычыбыз - республика үсешен дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалану. Ә моны Яшел Үзән районы һәм шәһәренең һәр кешесе 18 сентябрьдә сайлауларда катнашып, депутатларыбыз өчен тавыш биргәндә генә тормышка ашырып була. Республиканың көчле Президенты, көчле командасы, үсеш стратегиясе бар.
Хәл итәсе мәсьәләләр күп, алар катлаулы һәм хакимиятнең барлык өлкәләрендә дә игътибарын таләп итә торганнар, әмма иманым камил: алар Татарстанда яшәүче һәр аерым кеше өчен файда китерерлек итеп хәл ителәчәк. Чөнки без - команда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев