Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тауда табылган гаиләнең бер баласы үлгән

Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләре чигендә, таулы «Иремель» паркында 6 һәм 14 яшьлек балалары белән 32 яшьлек хатын-кыз юкка чыгуы турында хәбәр иткән идек.

Алар якшәмбе иртән паркта Зур Иремель тавында йөреп кайтырга була. Әмма кичкә туристик маршруттан ял вакытында арендага алынган йортка кайтмыйлар. Шуннан соң йорт хуҗасы чаң суга.

Коткаручылар җирле вакыт белән 20:27 сәгатьтә тауда югалучыларны тапты. Кызганычка, балаларның берсе - кыз бала туңудан үлгән. Әнисе һәм улы нык туңган. Аларның гомере өчен табиблар көрәшә.

Төнлә тауда 22 градуска кадәр салкын булган. Туристларның үзләре белән җылы киеме дә, ашарга ризыклары да, ут ягарга шырпылары да булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев