Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тау Илендә Фәнис белән Гөлнур 20 килолы күркә үстерә

Берәүләр Тау Илендә күпләп күркә үстерә икән, дигән имеш-мимеш безнең колакка күптән кергән булса да, барып күрергә һич җае туры килмәгән иде әле. Җәйге матур бер көндә Тау Иленә килеп чыккач та, әлеге кошларның хуҗаларын эзләргә керештек. Мәкаләбезнең геройлары авылның икенче башында ук яши икән.

Низамовлар менә шушы йортта тора инде, дип зур, матур өйгә күрсәтте озатып баручыбыз Рәмилә апа Шәйхетдинова. Тырыш кешеләр гомер иткәнлеге әллә каян күренеп тора. Без килгәндә гаражда машина тирәсендә мәш килеп йөрүче ир-ат үзе белән Фәнис дип таныштырды. Күркәләрнең хуҗасы да ул икән бит.
Үзенчәлекле итеп ясалган капкалары гына түгел, төзек йортлары белән дә тирә-юньгә ямь бирүче бу нигездә Әминә һәм Габдерәхим Низамовлар яши икән. Авылга бар яктан үрнәк гаилә бу. Берсеннән-берсе акыллы биш бала тәрбия­ләп үстергәннәр. Төп нигездә уллары Илфат гаиләсе белән яши. Сүз башым бит Шүрәле иде дигәндәй, ә Фәнис кем була соң инде диярсез. Шушы нигездә туып-үскән Гөлнурның ире, ягъни Әминә апаларның кияү балакайлары. Кече Шырдан егете Фәнис белән Гөлнур кавышып, Яшел Үзәндә гомер итә. Үзләре шәһәрдә төпләнсә дә, күңелләре белән авыл җанлы алар һәм эштән буш вакытларын гел шушында үткәрәләр дисәм, ялганлау булмас. Туган ягымны яратам дип йөреп кенә булмый бит әле ул. Тынгысыз кеше авылда кул кушырып тик ята алмый. Фәнис тә, уйлап-уйлап йөри дә, өч ел элек, күркәләр үстерергә дигән карарга килә.
- Беренче елда 300 баш алган идек, быел исә май ахырында 350не алырга булдык. Узган ел бер айлыклар иде, бу юлысы бер атналыкларны алып кайттык, чеби кадәрлеләр генә. Әлбәттә, кечкенәләренә игътибар, хезмәт күбрәк кирәк, - ди ул.
Яныбызга әле генә җиләктән кайтып кергән Гөлнур елмаеп килеп чыкты. Үзенең төс-кыяфәтеннән кыенсынып (монда подиумда йөрүче кызлар бер читтә торсын, бик чибәр ул) кына сүзебезгә кушылды:
- Үзем Серго заводында эшлим, әле отпускада идем. Эштән буш вакытта гел авылга чабабыз инде, кошлар да булгач, эш бетми, аларны үстерергә кирәк бит, - ди Гөлнур.

Алия Гаязова

Язманың тулырак вариантын газетаның 57нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев