Төрле бала була. Кемгәдер дөрес тәрбия ана сөте белән үк керә, ә кемгәдер, халык әйтмешли, тана сөте дә ярдәм итә алмый.
Ата-анасы ару-талуы белән исәпләшмичә тир түгеп булдырганны, һәр көненнән бәйрәм ясап, кадерле малны җилгә очырып «трай тибеп» рәхәттә яшәүчеләр һәм киресенчә, әти-әнисе үрнәгендә, яшьтән үк үзен шәхес итеп тоеп җиң сызганып эшләүче балалар бар. Соңгыларына Якедән бик булдыклы гаилә - Асия һәм Әнәс Шәрифҗановларның балаларын кертер идем. Алар тәрбияләп үстергән егетләрнең икесе дә бүгенге көндә фермер. Шундый тәрбиянең серләрен сорыйсы булыр әле Асия апа белән Әнәс абыйдан. Хәер, болай да күренеп тора инде кечкенәдән үк хезмәт белән үстергәннәре. Җил куып йөрергә вакытлары булмагангадыр, бүген олысы Рәис - яшелчәләр үстерә, ә аның энекәше - терлекчелек юнәлешен сайлаган. Роберт турында башка вакытта язарбыз әле, бүген сүзебез Рәис турында.
Ул инде 2007 елдан бирле крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. Тугыз ел элек 25 яшьлек егет үз өстенә шундый зур җаваплылык алып, эшмәкәрлеккә беренче адымнарын ясый. Әлбәттә, һәрбер дус һәм бердәм гаиләләрнең язылмаган кануннары буенча, әле дә якыннары аңа бөтен яктан ышанычлы терәк. Барлыгы 32,13 гектар җир биләмәсендә суган, кәбестә, кишер, чөгендер һәм бәрәңге үстерелә. Әйтәсе генә җиңел. Ә бит аның һәркайсы биредә хезмәт куючының кулы аша уза. Бер үсенте генә корып юкка чыкса да, йөрәк әрни, чөнки бөртек чагыннан алып «өф-өф» итеп кадерләп үстерәсең. Үзеңнеке бит. Бу яктан әллә ни борчылырлык югалтулар юк та биредә. Ник, дигәндә, Рәис Шәрифҗанов үзе югары белемле агроном. Һәр гамәлен белеп, уйлап эш итәргә өйрәнгән ул. Вакытында карап, ашлап, тәрбияләп үстергәнгә һәр культурасы гөрләп үсә. Җирне эшкәртү дә үз өсләрендә, моның өчен аларның барлык кирәкле техникалары да бар. Былтыр 140 метрга кадәр су сиптерергә сәләтле агрегатлы булганнар, шатланып, рәхәтен күреп эшләргә насыйп булсын.
- Рәис, бүгенге көндә иң «җан атып» караган яшелчәгез нәрсә?
- Алар миңа барысы да балаларым кебек. Шулай да, орлыктан утыртып, шул ук елда уңышын да җыеп ала торган «Экси-бишен» сортлы башлы суганны кызыксынып үстерәм.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетаның 50нче санында.
Нет комментариев