Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанстат: халык санын алу оешмалары Татарстан Республикасында 18 октябрьдә йорт биләмәләрен йөреп чыга башлаячак

Исәпкә алу кампаниясенең килешенгән планы буенча халык санын алу 18 октябрьдә башланачак, дип “Төп мәсьәлә турында 33 сорау: халык санын алу - киләчәккә” матбугат конференциясендә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина сөйләде.

«Йортлар буенча барысы 7 108 әзер исәпкә алучы барачак. Тагын 58 кеше КФҮдә стационар пунктларда эшләячәк. Шунда ук халык санын алуны үткәрүдә волонтерлар, барлыгы 485 кеше ярдәм итәчәк, әмма алар мәгълүматны сорамыйлар, алар сан алу составына кермиләр - бары тик ярдәм итәләр һәм оештыру ярдәмен генә күрсәтәләр", - дип ассызыклады төбәк ведомствосы башлыгы.

КФҮ дан тыш, анкетаны мөстәкыйль рәвештә тагын 437 стационар пунктта тутырырга мөмкин булачак.

“Бу кыен түгел, мин бүген гаиләмнең барлык мәгълүматларын тутыруга 4 минуттан да кимрәк вакыт сарыф иттем”, - диде Наталья Гатауллина.

Кампаниянең оештыру өлешенә 1 185 контролер ярдәм итәчәк. Татарстанстатның кайнар линия телефоны: 8(843)221-78-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев