Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанстат: исәпкә алу-2021 йомгаклары буенча яңа социаль программалар эшләнәчәк

Бөтенроссия халык санын алуда татарстанлыларның катнашуы бик мөһим, чөнки аның нәтиҗәләрен исәпкә алып, социаль программалар эшләнәчәк. Бу хакта Татарстанстатта хәбәр иттеләр.

«Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Алдагы халык санын алу 2010 елда узды. Узган елларда безнең ил бик үзгәрде. Алдагы исәпкә алу йорт хуҗалыклары саны, аларның структурасы һәм тормыш шартлары, мәгариф дәрәҗәсе турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын исәпкә алуның шигаре: "Киләчәкне булдырабыз!" Аның нәтиҗәләре социаль программалар эшләү өчен кирәк. Мәсәлән, 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә ана капиталы кертелде ", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.



Әлеге исәпкә алу белешмәләре Россия төбәкләрендә, шәһәрләрдә һәм авылларда бара торган социаль-икътисадый процессларны яхшырак күрергә, илнең үсешен төгәлрәк планлаштырырга һәм халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруда кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Быелгы халык санын алу студентларның, яшь белгечләрнең һәм гаиләләрнең илебезнең төрле төбәкләрендә нинди социаль ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәтәчәк. Исәпкә алу буенча яңа мәгълүматлар торак йортларның мәйданы һәм торышы, биналарны төзекләндерү төрләре һәм санитария-гигиена шартларының регионнарда һәм муниципалитетларда ничек үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирәчәк.

 

"Халыкның саны һәм яшь составы турындагы мәгълүматлар белән бергә бу микромәгълүматлар төбәк хакимиятләренә торак, социаль объектлар, коммуникацияләр төзүне төгәлрәк планлаштырырга һәм үз йортларында һәм фатирларында кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов.



Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алу илнең милли составы һәм кулланылучы телләр турында уникаль мәгълүматлар җыярга мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алу кәгазьләренә берьюлы берничә этнолингвистик мәсьәлә кертелгән: милләт, туган тел, рус телен һәм башка телләрне белү һәм куллану дәрәҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев