Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов эшеннән китә

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә узган матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Рифкать Миңнеханов лаеклы ялга китәчәген игълан итте.

Ул 8 ноябрьгә кадәр (алдагы ике ел өчен) ялда булачак. "Мондый мөмкинлек биргән өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Карар кабул ителде, рапорт язылды, мин әле эштән җибәрелмәгән, әмма ЮХИДИ составыннан чыгарылган. Ведомство башлыгы вазифаларын башкаручы итеп подполковник Ленар Габдерахманов билгеләнде.

Аның идарә башлыгы булу-булмаячагы әлегә билгесез. Матбугат чараларына да рәхмәтлемен, бу минем соңгы конференция. Миңа барыгыз белән дә эшләү рәхәт булды. Миңа ял тиеш, 2015 ел өчен дә ял итә алам икән әле. Мин 8 ноябрьгә кадәр ялда. Һәр кешедән нәтиҗә булырга тиеш, нәтиҗә булгач, китәргә дә мөмкин".

Рифкать Миңнехановның гаризасы буенча, Русия эчке эшләр органнарында хезмәт итү турындагы Федераль закон нигезендә, җитәкчелек үтенече буенча, аңа полиция полковнигы буларак ЮХИДИ идарәсенең 80 еллыгына кадәр эшләп бетерергә рөхсәт ителә.

http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев