Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарстанның чаңгы юллары-2013» чакыра

«Татарстан чаңгы юллары-2013» чаңгы ярышлары Яшел Үзәндә физик культура һәм спортка карата мәхәббәт тәрбияләү, халык арасында чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан уздырыла. Ул быел «Маяк» спорт комплексында 2013 елның 10 февралендә узачак. Ярышлар 11 сәгатьтә тантаналы ачыла, 11 сәгать 30 минутта ярышлар башлана. Программаны «Гаилә эстафетасы» башлап...

«Татарстан чаңгы юллары-2013» чаңгы ярышлары Яшел Үзәндә физик культура һәм спортка карата мәхәббәт тәрбияләү, халык арасында чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан уздырыла.
Ул быел «Маяк» спорт комплексында 2013 елның 10 февралендә узачак. Ярышлар 11 сәгатьтә тантаналы ачыла, 11 сәгать 30 минутта ярышлар башлана.
Программаны «Гаилә эстафетасы» башлап җибәрә.
12.00 - барлык теләүчеләр
1 километрга йөгерә;
12.05 - 2013 метрга VIP йөгерү (җитәкчеләр, мактаулы кунаклар);
12.15 - 3 километрга йөгерү;
12.25 - 2 километрга йөгерү башлана;
12.35 - 3 километрга пенсионер ирләр йөгерә;
12.50 - пенсионер хатын-кызлар өчен 2013 метрга старт бирелә.
Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250