Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстаннан 77 проект мәдәни инициативалар Президент фонды конкурсында җиңүче булды

Мәдәни инициативалар Президент Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте һәм мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1500 гә якын проект ярдәм алачак.

Фонд сайтында проектлар белән танышу битендә бәйсез эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча җыелган баллар саны күрсәтелгән тиешле статус барлыкка килде.

Мәдәни инициативалар Фонды Президенты генераль директоры Роман Карманов аңлатканча, бәйсез бәяләүне уздырганда экспертлар проектларның эчтәлегенә, иҗади уй-фикерләренә генә түгел, ә бюджетларның детальләшүенә һәм нигезләнүенә, документ буларак заявка эчтәлегенә, проектның эшләнешенә дә игътибар иткән. Барлыгы 11 746 проект экспертиза узды.

Конкурентлы көрәш киеренке була - грантны һәр 8 проект командасы алачак. Иң югары җыелган балл - 96. Эксперт бәяләве нигезендә, баллар түбәндәгечә бүленде: грантлар категориясендә — 500 мең сумга кадәр — 66; 500 мең сумнан алып 3 млн.сумга кадәр — 74; категориядә-3 млн. сумнан алып 10 млн. сумга кадәр булган категориядә гариза бирүчеләр кимендә 75 балл, 10 млн. сумнан артык - 76 балл җыярга тиеш булдылар.

Бу конкурста, Мәскәүдән кала, хупланган гаризалар саны буенча Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Иркутск һәм Самара өлкәләре, Краснодар крае лидер булды. Проектлар 18 айга кадәр тормышка ашырылырга мөмкин, бу киләсе ел азагына кадәр барлык федераль округларда да иҗади проектлар барлыкка киләчәк, аларның күбесе төбәкләрдә яшәүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк дигән сүз.
Беренче тапкыр грантка, коммерциячел булмаган оешмалардан тыш, коммерциячел һәм муниципаль оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә гаризалар җибәрә алды.

Аудиторияне киңәйтү нәтиҗәсендә грантка зур булмаган муниципаль учреждениеләр генә түгел, танылган продюсерлык компанияләре, студияләр, мәдәният өлкәсендә эшләүче коммерция компанияләре дә гариза бирә алды.

Кайбер әһәмиятле проектлар конкурс тәмамланганчы ук гамәлгә ашырыла башлады, шуңа бәйле рәвештә, конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, җиңүчеләр проектларына ярдәм итү өчен компенсация алымын куллану мөмкинлеге бар.

Грантларны тематик юнәлешләр һәм проектларның типлары буенча бүлү турында сөйләсәк, 405 белем бирү һәм остазлык проекты, 261 фестиваль, премия һәм форум, 258 креатив индустрияләр проекты, 176 тармак ара, мәдәният һәм академия (классик) сәнгать өлкәсендә 175 проект хупланды. Тагын 103 проект яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Грантлар шулай ук мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә заманча популяр мәдәният өлкәсендәге проектлар һәм стартаплар алачак.

Гаризалар кабул итүнең киләсе этабы ноябрьдә башлана. Беренче конкурста хупланган мәдәни инициативалар исемлегенә кертелмәгән проектлар авторлары белем бирүне уза, үз заявкаларын эшләп бетерә һәм киләсе конкурста катнаша алачак.

Яшел Үзән районы исә барлыгы 4 грантка лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев