Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлыларны июль аенда өстәмә ике ял көне көтә

Татарстан халкын 2020 елның июлендә өстәмә ике ял көне көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Шуларның берсе - 2020 елның 1 июлендә РФ төп канунына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүен уздыру көненә бәйле рәвештә расланган. Икенчесе - 2020 елның 31 июле. Бу көнне республикада Корбан бәйрәмен билгеләп үтә башлыйлар.

"30 июньдә эш көне озынлыгы кимеми, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел. 30 июльнең эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара”, - дип аңлаттылар Министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев