Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлылар Сovid-2019лы илләргә сатып алынган юлламалар өчен акчаны кире кайтарырга мөмкин

Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә, туристлар, турлар өчен акча кайтару буенча кайнар линиягә чиксез шалтыратулар булган, дип сөйләделәр. Ведомство вәзгыятьне шәрехләде:

• планлаштырылган отпускның вакытын үзгәртмичә, юнәлешне алыштыру рөхсәт ителә;
• сәяхәтнең вакытын күчерү, шул исәптән, башка ял итү урынын сайлап, туроператорда акча сакланып калу вариантлары рөхсәт ителә;
• әгәр дә путевка чын куркыныч янаган илләргә: Иран, Корея, Италия яки Кытайга сатып алынган булса, акчаларны тулысынча кире кайтару рөхсәт ителә. Турист туристлык продуктын сату турындагы килешүне өзүне һәм туристлык продуктының бәясе күләмендә сумманы түләүне таләп итәргә хокуклы.
• туристларның иминлегенә куркыныч янау режимы кертелмәгән илгә сәяхәт кылган очракта, өлешчә кире кайтару (фактта туроператор тарафыннан тотылган чыгымнардан тыш) рөхсәт ителә.

Турларның акчасын кайтару мәсьәләсе буенча мәгълүмат алу өчен «Кайнар линия»: (843) 222-90-31

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев