Республика районнарында явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 19-24, Казанда 22 градус чамасы җылылык булачак. Иң салкыны төньяк районнарда булачак. Аларда һава температурасы 22 градустан да югары күтәрелми. Көньяк-көнчыгышта җылырак - 21-24градус.
30 сентябрьгә каршы төндә дә явым-төшемнәр көтелми. Җилнең тизлеге секунына 14 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Һава температурасы 7-12 градус җылы булачак.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев