Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 мең кешегә җитте

Үз-үзләренә эшләүчеләр кече һәм урта бизнес вәкилләре кебек үк ярдәм чаралары алачак.

Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның саны 83 мең кешегә җитте. Бу хакта республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте.

Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгульлек исәпләнгән. «Бүгенгә бу сан 83 меңнән артык кеше тәшкил итә. Без монда билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, карар кабул ителде һәм үз-үзләренә эшләүчеләр кече һәм урта бизнес ала торган ярдәм чараларын алачаклар", - дип ассызыклады ул.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада үзмәшгуль гражданнар эшчәнлегенең төп өлкәләре - ташу, репетиторлык, пекарня һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев