Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 23 очрагын ачыклаганнар, 6сы савыккан

Аларның 22 се республика Covid-19 йоктыручылар белән контакт аркасында килеп чыккан. 1 очрак - читтән кергән.

18 кешедә авыру җиңел яки имптомсыз формада, шуңа күрә алар өйдә дәвалана. 5есен госпитализацияләү таләп ителгән.

Коронавирус йоктыруның җиде очрагы 30 - 50 яшьлекләр. 18дән 30га, 50дән 60ка, 60тан 70 яшькә кадәргеләр төркемнәрендә - дүртәр йоктыру очрагы. 70 тән 80 яшькә кадәр - өч очрак, 80 дән 90 яшькә кадәр - бер.

Тәүлек эчендә Казанда коронавирусның 14 очрагын ачыклаганнар. Әлмәт районында - 3, Яшел Үзән, Биектау районында - 2 очрак, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш районнарында берешәр йоктыру очрагы.

28 сентябрьгә Татарстанда 7183 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6054 кеше савыккан, шул исәптән, 6сы соңгы тәүлек эчендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев