Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда сугыш геройлары хөрмәтенә аталган 28 урам төзекләндереләчәк

Татарстанда «Җиңү урамы» проекты эшли. Ул - "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектының бер өлеше.

Республикада 2020 елда «Җиңү урамы» федераль проекты буенча 28 урам яңартылачак. Ул "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектының бер өлеше. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы яза. 

ТР Миндортранс матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Ул Җиңү көне яки сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны, проспектларны һәм мәйданнарны норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән. ТР әлеге проектка кушылды. 

2020 елда 16 урамның юл өслекләре ремонтланачак, ә 12сендә тротуарлар ремонтланачак һәм билгеләр куелачак. 
«Җиңү урамы» проекты кысаларында Татарстан Республикасының тагын җиде районында объектлар ремонтланачак. 
"Җиңү урамы" проектының максаты халыкка Бөек Ватан сугышы геройларын истә тоту һәм хөрмәт итү кирәклеген җиткерергә, алар хөрмәтенә урамнар аталган. Росавтодор хәбәр иткәнчә, хәзер ремонт объектлары исемлеге формалаша. Шуннан соң тарихи белешмәләр һәм объектларны төзекләндерү турында мәгълүмат булган интернет-ресурс эшли башлаячак. Төп мәйданчык "ВКонтакте" социаль челтәре булачак, анда аерым кушымта булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев