Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда социаль объектларны Интернетка тоташтыру буенча соңгы дистә елда иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар

Агымдагы елда тизйөрешле Интернетка республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объектын тоташтырачаклар.

 Бу: техникумнар һәм көллиятләр, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьлары, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. Әлеге максатларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд сум тирәсе акча җибәреләчәк. Гомумән алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.

Исегезгә төшерәбез, социаль әһәмияттәге учреждениеләрне тоташтыру «Цифрлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында уза. Программа нигезендә, башта 2021 елда республиканың 802 социаль объектына югары тизлекле Интернет үткәрү планлаштырылган иде.

Әмма, федераль финанслар җәлеп итү исәбенә бер миллиард сум күләмендә (элек җәлеп ителгән 1,1 млрд сумга), проект киңәйтелгән. Шул ук вакытта нәкъ менә безнең республика җәлеп ителә торган федераль чаралар буенча төбәкләр арасында лидер булды.

Интернет Татарстанның өстәмә 1 755 социаль объектында барлыкка киләчәк. Алар арасында: -

  • ФАПлар - 1 283;
  • Техникумнар һәм көллиятләр - 3;
  • Җирле үзидарә органнары - 528;
  • Янгын сүндерү часте - 120;
  • Мәдәни учреждениеләр - 541;
  • Росгвардия объектлары - 82.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бөтен унъеллыкта иң масштаблы программа. Чагыштыру өчен, 2010-2020 елларда тизйөрешле Интернет 4 мең социаль объектларга үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев