Яшәеш
Татарстанда салкыйнайта: температура 21 градуска кадәр төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Татарстанда уртача һава температурасы иртән 11-16, аязган вакытта 19 градуска кадәр түбән төшә. Көндез бераз гына җылыта - 9-13 градус чамасы саклана.
19 декабрьгә каршы төндә тагын да салкынрак булыр дип фаразланыла. Республикада һава температурасы 12-21 градуска кадәр төшә. Юлларда - бозлавык. Бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев