Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда кризиска каршы чараларны тормышка ашыруга 36 миллиард сумнан артык акча кирәк

Кризиска каршы планга 95 чара керә.

ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның 10 февралендә кабул ителгән 171нче карары белән Татарстан икътисадының ныклы үсешен һәм социаль тотрыклылыгын тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планы расланган.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин имзалаган карар ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. План 95 чараны үз эченә ала. 2015-2017 елларда аларны тормышка ашыруга 36 миллиард сумнан күбрәк акча бүлеп бирү каралган. Шул исәптән 4,7 миллиард сумы - федераль бюджеттан, 13 миллиарды - республика консолидацияләнгән бюджетыннан һәм 19 миллиардтан күбрәге - бюджеттын тыш чыганаклардан.

Республиканың планны тормышка ашыру өчен җаваплы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре һәр айның 5нче числосында ТР Икътисад министрлыгына хисап бирергә тиеш. Ә министрлык, үз чиратында, планны тормышка ашыру барышы турындагы мәгълүматны анализлап һәм гомумиләштереп, ай саен 10нчы числода республика Министрлар Кабинетына мәгълүмат бирәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев