Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан прививка ясау мцмкинлеге булган адреслар исемлеге

Татарстанда Covid-19дан прививканы зурлар поликлиникаларында стационар пунктларда вакцинация ясарга, шулай ук республиканың эре шәһәрләрендә мобиль прививка бригадаларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булуы кирәк. Теге яки бу вакцинаның барлыгын белү өчен мөрәҗәгать итү вакытына вакцинация пунктында ачыкларга кирәк. Шулай ук хәзер вакцинация пунктларында гриппка каршы прививка да ясарга мөмкин.

Вакциация пунктлары адресы:
1. Бөтен Татарстан буенча - яшәү урыны буенча зурлар поликлиникалары*.
2. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә вакцинация мобиль пунктлары.

Казан

Сәүдә үзәкләре:
▪ Мега (Җиңү проспекты, 141) - көн саен, тәүлек буе (техник өзеклекләр 8.00дән 8.30 кадәр һәм 20.00 дән 20.30 га кадәр).
▪ KazanMall (Павлюхин урамы ягыннан аерым ишек) - көн саен 10.00 дән 20.00 гә кадәр.
▪ Мегастрой (Җиңү проспекты, 101) - көн саен 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр.
▪ Мегастрой (2 нче Азинская ур., 7б) - көн саен 10.00нан 20.00 гә кадәр.
▪ Парк Хаус (Ямашев проспекты, 46/33) - көн саен 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр (кабат вакцинация узарга кирәк булган яки кичерелгән авырудан соң 6 ай узучылар өчен эшли).

Саклык банкы бүлекчәләре:
* Пушкин ур., 4 - эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
* А.Камалеев ур., 26/12 - эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Мәдәни үзәкләр:
▪ КЦ Сайдаш (Н.Ершов ур., 57 а) - дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
▪ Мәскәү КЦ (Ак.Королев ур., 47) - дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.
▪ В.И.Ленин исемендәге КДК (Копылов ур., 2 а) - дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.

Яр Чаллы:
• «Тулпар» сәүдә үзәге (Мәскәү проспекты, 128 А) -көн саен 08.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр

Түбән Кама:
▪ Кожно-венерология диспансеры (Шинников ур., 43 а) - эш көннәрендә 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.
▪ НМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе (Менделеев урамы, 32 а) - эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
▪ Наркологик һәм психоневрологик диспансерлар (Студентлар ур., 33) - эш көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр.
▪ Сәламәтлек үзәге НЦРМБ (Менделеев ур., 46, тубдиспансер ягыннан керү) - эш көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр.
▪ СОГАЗ «Профмедицина» (промзона поликлиникасында) - көн саен 7.30дан 14.00 сәгатькә кадәр; (Мәктәп б-ры участогы, 3) - көн саен 12.00дән 14.30га кадәр. ▪Поликлиника ООО «Чулпан-медицина» - һәр көнне 12.00дән 15.00 сәгатькә кадәр.
▪Кама Аланы район хастаханәсе - вакцинаны эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә прививка кабинетында, 17.00-22.00 сәгатьләрдә кичектергесез ярдәм кабинетында, ял көннәрендә 8.00-22.00 сәгатьләрдә кичектергесез ярдәм кабинетында ясап була.
▪Камполян базары - чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00дән 12.00гә кадәр.
▪Кинотеатр «Чулман Су» - чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 13.00дән 17.00 гә кадәр.
▪Боз сарае территориясендә ярминкә - шимбә көнне 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр.
▪Шереметьев хастаханәсе - эш көннәрендә 8.00дән 16.00гә кадәр.

Әлмәт
▪ТЦ «Панорама» (Ленин ур., 100) - эш көннәрендә 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
▪ГАУЗ «Әлмәт стоматология поликлиникасы» (Чехов ур., 21 а) - эш көннәрендә 7.30дан 13.00 сәгатькә кадәр.
▪Әлмәт психоневрология кабинеты (Радищев ур., 23) - эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
▪ «Республика кан үзәге РТ» ГАУЗ филиалы (Ленин ур., 157) - эш көннәрендә 13.00дән 18.00 сәгатькә кадәр.
▪Әлмәт наркология диспансеры (Түбән Мактама штб, Сәнәгать урамы, 1а) - эш көннәрендә 8.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр.
▪Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты (Ленин ур., 39) - эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр)
▪СК «Мирас» (Шевченко ур., 55) - эш көннәрендә 15.00дән 20.00 гә кадәр.

*РФ гражданнары өчен вакцинация бушлай уздырыла. Чит ил гражданнары Республика клиник тире-венерология диспансеры бүлекләрендә, шулай ук "Яраткан доктор" («Любимый доктор») һәм "Коткару" («Спасение») медицина үзәкләрендә түләүле прививка ясатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев