Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның 53 яңа очрагы ачыклаганган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 53 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да контактлы.

Бу хакта COVID-19 белән көрәш буенча оператив хәбәрдә әйтелә.

13 кеше хастаханәгә озатыла, калганнары өйләрендә дәвалана. Яңа авырулар арасында - алты балигъ булмаган бала һәм 60 яшьтән өлкәнрәк сигез кеше бар.
Казанда 27 яңа очрак ачыкланган, Чаллыда - 17, Тукай районында - ике, Әлки, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Менделеевскида берәр очрак.

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә коронавирус йоктыру очраклары барлыгы 3,079 мең булган. Сәламәтләнүчеләр саны 2,4 мең кешедән арткан, шул исәптән узган тәүлектә 132. Ун кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев