Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда халыкны шәһәр мохите мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү өчен платформа эшләтеп җибәрәчәкләр

Татарстанда 2021 елда республика халкын шәһәр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү өчен цифрлы платформа эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Сервис, шулай ук, җирле бизнеска һәм хакимиятләргә дә мөмкин булачак. Бу хакта республика дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода сөйләүләренчә, программа ярдәмендә халык идарәче компанияләр белән аралашачак һәм ишегалды мәйданчыгын яхшырту өчен идеяләр тәкъдим итә алачак. Платформада күп фатирлы йорттагы барлык вакыйгалар турында гражданнарга хәбәр итәчәк виртуаль белдерүләр тактасы барлыкка киләчәк.

"Такта ярдәмендә кеше планлы су бирүне туктату турында белдерүләрне укымый калмаячак һәм алда торган ремонт эшләре турында вакытында белә алачак.
Моннан тыш, халык мөстәкыйль рәвештә белдерүләр ясый алачак, мәсәлән, ишегалдында ачкычлар тапсалар һәм хуҗасын эзләсәләр ", - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Кушымтаның һәр кулланучысының үз профиле булачак, аның аша ул идарәче компанияләргә заявкалар җибәрә алачак, ишегалдын яхшырту буенча инициативалар тәкъдим итәчәк, кызыксынулар буенча локаль берләшмәләргә керергә һәм үз күршеләре белән аралашырга мөмкин. Платформа ярдәмендә Татарстан халкы шулай ук кибетләрдә, кафеларда, матурлык салоннарында һәм торак комплекслары янәшәсендәге башка оешмаларда эшләүче барлык акцияләрне һәм тәкъдимнәрне күрә алачак, бәяләмәләр калдыра һәм актуаль элемтәләр таба алачак.

"Шул ук вакытта платформа бизнесменнарга үз клиентларына якынрак булырга мөмкинлек бирәчәк. Кушымта аларга аудиториянең кем булуын, аларны беренче чиратта нинди хезмәтләр кызыксындыруын, нинди акцияләр күбрәк кешене җәлеп итүен һәм башкаларын күрсәтәчәк. Хәзер цифрлы платформа проектлауның финал этабында тора. Декабрьдә актив тест стадиясе башлана", - дип сөйләделәр республиканың саннар министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев