Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында төнлә булган буранны иртән һәм көндез кар, юеш кар алмаштыра. Урыны белән буран кабатланырга мөмкин. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыш тарафтан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда көндезге һава температурасы көньяк-көнчыгыш районнарда 9 градуска кадәр төшсә, республиканың көньяк-көнбатышында 1-4 градус кына булачак.

21 ноябрьгә каршы төндә кар, урыны белән буран булачак. Көчле җил. Һава температурасы 2-10 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев