Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда көчле давыл: торак пунктлар утсыз калган, "Буран" планы игълан ителде

Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Буран" планы кертелү турында хәбәр итә. Һава торышы кискен үзгәрде - көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.

Шул сәбәпле Мәскәү-Уфа, Казан-Оренбург трассасында йөк машинасы һәм автобуслар хәрәкәте туктатылды.

Төш вакытына "Сетевая компания" җәмгыяте 69 торак пунктта электр белән тәэмин итүнең өзелүе турында хәбәр итте. Ут 5 муниципаль берәмлектә - Казан шәһәрендә, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында өзелгән. Утсызлык 25134 кешегә кагыла. Шулай ук 34 социаль бинада да ут юк. Урыннарда махсус бригада хезмәт куя.

"Буран" планы бер ай эчендә инде икенче тапкыр игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев