Быел дөньяга килүче сабыйларның 51,1 %ы (26 811) - малайлар, 48,9 %ы (25 624) - кызлар. Быел Татарстанда - Казан, Чаллы һәм Түбән Камада өч гаиләдә өч игезәк бала туган. Игезәкләр дөньяга килгән гаиләләр саны - 465 булган.
Татарстанда малайларга быел иң еш кушылган исемнәр - Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор. Кызлар арасында иң киң таралган исемнәр - Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Ралина, Милана, Анастасия, Самира.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев