Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда илкүләм проект буенча педагогларның һөнәри осталыгын арттыруның ике үзәге ачылачак

Республика "Мәгариф" илкүләм проекты буенча 86 млн сум күләмендә грант алган.

Татарстанда “Мәгариф” милли проекты буенча ел ахырына кадәр ике һөнәри белем бирү үзәге ачылачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

«Быел Татарстан милли проект буенча грант отты һәм ике үзәк ачабыз. Акчаның гомуми күләме 86 млн сум тәшкил итә. Федераль бюджеттан субсидияләр җиһазлар, исәпләү техникасы сатып алуга, программа белән тәэмин итүгә һәм ремонт эшләренә бирелә. Ремонт эшләре һәм җиһазлар белән тәэмин итү тәмамланып килә», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Хәдиуллин сүзләренчә, педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәгенең төп функциясе укытучыларның һәм җитәкчеләрнең квалификациясен бәйсез бәяләү процедурасы һәм диагностикасы, шулай ук һөнәри стандартларга туры килү өчен комплекслы имтихан уздыру булачак.

"Мондый үзәк бездә әле юк иде. Ул Казанның Авиатөзелеш районында урнашачак», - дип ассызыклады министр.

Ә укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге Казан федераль университетының структур бүлекчәсе итеп булдырыла, дип өстәде нотыкчы.

"Үзәк функциональ грамоталылыкта фокусланачак, чөнки PISA-2018 халыкара программасының алынган нәтиҗәләре җентекле анализ таләп итә", - дип ачыклык кертте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, укытучыларның предметлы һәм методик компетенцияләрен ничек камилләштерергә, математик грамоталылыкны ничек арттырырга, шулай ук, уку һәм табигый фәннәрне ничек үстерергә кирәклеген уйларга кирәк булачак. Нәкъ менә КФУ үзәгендә һөнәри осталыкны арттыру, «горизонталь белем бирү» моделен кертү, педагогларга индивидуаль белем бирү маршрутларын төзүдә ярдәм күрсәтү буенча яңа программалар гамәлгә ашырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X