Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда иң яхшы мәктәп китапханәләре арасында Яшел Үзән мәктәбе китапханәсе дә бар

Конкурс 25 августтан 25 октябрьгәчә, республиканың иң яхшы мәктәп китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатыннан, оештырылды.

Халыкара мәктәп китапханәләре көне алдыннан "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 25 августтан 25 октябрьгәчә, республиканың иң яхшы мәктәп китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатыннан, оештырылды.

Экспертлар комиссиясе әгъзалары урыннарга чыгып, китапханәдә балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, китапханәне үстерү программасының ничек гамәлгә ашырылуын, китапханә фондының ни рәвешле тулылануын һ.б.ны өйрәнде.

Нәтиҗәдә, конкурсның йомгаклау этабына узган 10 шәһәр һәм 10 авыл китапханәсе арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды. Авыл китапханәләре арасында Мамадыш районы Җәнлек совхозы урта мәктәбе китапханәсе иң яхшысы дип табылды. Шәһәрнекеләр арасында Казанның Яңа Савин районы 7нче гимназиясе китапханәсе җиңде. II урынга авыл китапханәләре арасында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе, шәһәр китапханәләре арасында Лениногорскидагы 2нче урта мәктәп китапханәсе лаек булды. Ютазы районының Урыссубистәсе 3нче урта мәктәбе һәм Яшел Үзәндәге 1нче лицей китапханәләре - III урында.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X