Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда эшсезлек күрсәткече 0,76 процент тәшкил итә

24 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында эшсезлек күрсәткече 0,76 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Шулай итеп, эшсезләр саны 15 мең 692 кеше тәшкил итә, бу узган атнага караганда, 147 кешегә күбрәк.
Эш бирүчеләр республиканың халык мәшгульлеге хезмәте органнарына 28 мең 784 хезмәткәргә мохтаҗ булуын белдергән. Бер атнада эш бирүчеләр 1556 вакансия тәкъдим иткән.
18-24 ноябрьдә 933 кеше эшсез дип танылган. 446 кеше үз теләге белән эштән киткән, ә 79 граждан, оешма ябылу яки хезмәткәрләр саны кыскартылу сәбәпле, эшсез калган.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев