Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда еш кына аферистлар хәйләсенә 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр эләгә

Алдауның иң киң таралган төре - банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып шалтырату.

Мошенникларның хәйләләренә Татарстан халкының 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләре еш эләгә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак хәбәр итте.

"Мошенниклык очракларына анализлар еш кына аферистларның хәйләләренә 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр эләгүен күрсәтә. Әлеге яшьтәге алданган кешеләр саны 40% тан артык тәшкил итә ", - дип билгеләде Изаак.

Алдауның иң киң таралган төре - банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып шалтырату, ул счеттан кемдер акча күчерергә яки алырга тырышуы турында хәбәр итә.

"Мошенниклар кешегә берничә конкрет сорау бирә. Алар теләсә нинди ысуллар белән аннан банк картасы турында бөтен мәгълүматны – бигрәк тә картаның арткы ягындагы куркынычсызлык кодын алырга тырыша", - дип сөйләде Владимир Изаак.

Министр урынбасары республика халкына мөрәҗәгать итеп, аларны аңлы һәм уяу булырга, банк картасы мәгълүматларын, бигрәк тә картаның кире ягында күрсәтелгән өч сан – CVV –кодын һич тә хәбәр итмәскә сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X