Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда дүрт укучы ике фәннән имтиханны 100әр баллга тапшырган

Ике фәннән иң югары күрсәткечкә ирешкән 4 укучы да - мәктәп олимпиадаларының җиңүчеләре.

Ике фәннән Бердәм дәүләт имтиханын 100әр балга тапшыручылар - Бөгелмәнең 6нчы номерлы мәктәбеннән Алексей Красников (информатика, физика), Сөмбел Сабирова (Казан, 167 нче мәктәп - рус теле, биология), Кирилл Муравьев (Казан, Лобачевский исемендәге лицей - рус теле, информатика), Илья Боровик (Чаллы, 76 нчы номерлы гимназия - информатика, физика).

Быел имтиханны 100 баллга тапшыручылар узган елга караганда кимегән - 122дән 105кә төшкән. Аеруча рус теленнән югары күрсәткечкә ирешүчеләр саны кимегән: узган ел 69 укучы 100 балл җыйса, быел андыйлар 57 генә. Химия (29 - 24), физика 910 - 9), география (4 -3), тарих (2 - 0) һәм чит телдән (1 - 0) имтихан тапшыручылар арасында да 100 баллылар кимегән.

Аның каравы, информатикадан беренче тапкыр 5 кеше югары күрсәткечкә ирешкән, биология (1 - 3) буенча да югары күрсәткечкә ирешүчеләр арткан. Әдәбият фәнен яхшы белүчеләр узган елгы кебек үк - 2 укучы.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X