Республикада кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.
Һава температурасы төнлә - 6-11, көндез - 2-7 градус салкын булачак.
Казанда исә төнге сәгатьләрдә - 6-8, көндез - 2-4 градус салкын.
21 гыйнварга каршы төндә күпчелек районнарда бераз кар ява, урыны белән буран чыга. Һава температурасы - 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр түбән төшә.
Нет комментариев