Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда БДИда Интернет буенча биремнәр алуның яңа технологиясен кулланалар

Быел Татарстанда беренче тапкыр Интернет аша имтихан материалларын алу һәм имтихан үткәрү пунктлары аудиторияләрендә бланкларны сканерлау технологиясе кулланылачак, ә аннары аларны республика мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшыру планлаштырыла.

«Быел беренче тапкыр безнең республика шундый җитди технологияләр кулланачак. Бу этапка без әзерләндек. Татарстан Президенты сканерлар сатып алу өчен акча бүлеп бирде. Имтихан үткәрү пункты штабында булмаган һәр аудиториядә сканерлар булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында материаллар сканерланачак", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Һадиуллин, Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары мондый форматта имтихан тапшырмадылар әле, әмма процедураны технологияне апробацияләү вакытында уздылар, дип өстәде. Төп чорда БДИ үткәрү өчен 125 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, шул исәптән 83 пункт мәктәпләрдә урнашкан. Аларда онлайн-видеокүзәтү белән 1 404 аудитория бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X