Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда балалар бакчалары өчен түләүне, йөрүләрне исәпкә алып, хисаплаячаклар

Социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итәчәк.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Балалар бакчада булмаган вакытта абоонент түләве 3-4 тапкырга кими, моннан тыш, күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түләвенең гомуми күләме кимиячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, күрсәтелгән социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итәчәк.

Бүгенге көндә балалар бакчасы өчен түләүнең финанс моделен булдыру эше тәмамлану этабында.

"Түләү 12 майдан яңа форматны исәпкә алып хисаплансын өчен, барлык исәпләүләрне дә тиз арада башкарырга кирәк", - дип белдерде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә ата-аналар түләвен исәпләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X