Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда “Бала — иң төп пассажир!” акциясе бара

Татарстанда 19-31 март көннәрендә "Бала - иң төп пассажир!" акциясе уздырыла.

Ул, балалар катнашында килеп чыгарга мөмкин транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, балалар имгәнүен киметү һәм юлларда балаларны махсус креслосыз алып барган машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, эшләнелә. Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы кечкенәләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-үтәмәү мәсьәләсендә тикшереләчәк.

2015 елның 2 аенда ТР юлларында балалар катнашында 64 юл һәлакәте теркәлгән, анда 68 бала зыян күргән, 2 бала һәлак булган. Узган елгы шул ук вакыт белән чагыштырганда, быел әлеге күрсәткеч 16,4 процентка арткан, һәлак булучы балалар саны исә 60 процентка кимегән.

Юл һәлакәтенә эләккән күпчелек балаларның яше 7 яшькә кадәр һәм 10-14 яшьлекләр. Югарыда китерелгән статистик мәгълүматларның 33 процент очрагы әлеге яшь категориясенә туры килә. Ә 7-10 яшьлек балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең саны 23 процент, 14-6 яшьлек үсмерләр катнашында булган юл һәлакәте очраклары 14 процентны тәшкил итә.

Пассажир балалар катнашындагы юл һәлакәте саны 45 процент (29 очрак: 1 бала һәлак булган, 31се җәрәхәтләнгән), җәяүле балалар белән килеп чыккан юл һәлакәтләре 52 процент (1 бала һәлак булган, 35 се җәрәхәтләнгән).

РФ юлларында ел саен 16 яшькә кадәр 1 меңләп бала юл һәлакәтендә һәлак була. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Ставниченко хәбәр итте. Чара язгы каникул вакытында бала юлларда транспорт һәлакәтләренә эләкмәсен өчен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзадан качу мөмкинчелекләре булмауга багышланган иде. Докладчы сүзләренчә, бу мәсьәләне чишү өчен актив рәвештә профилактика эшләре алып барырга кирәк һәм бу өлкәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре генә түгел, әти-әниләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар, укытучылар, ММЧ вәкилләре бергәләп эшләү шарт.

Юрий Ставниченко ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникуллар алдыннан мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, юл йөрү кагыйдәләрен балаларның хәтерендә тагын бер кат яңартуын хәбәр итте. Ул шулай ук балалрны автомашинада ни рәвешле дөрес йөртү хакында да искәртте. 12 яшькә кадәр балалар махсус креслода гына йөртелергә тиеш. Баланың креслога, креслоның исә машинага дөрес итеп урнаштырылган булуы да мөһим.

"Татар-информ", Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев