Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда +8 градуска кадәр суытачак

Татарстанда 25 һәм 26 июльдә төнлә һава температурасы +8...+13°ка кадәр төшәчәк, көндез +19..+24°дан артык булмас дип көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.

Якындагы тәүлектә Татарстанда шулай ук салкынча һава торышы көтелә: төнлә +11...+16°ка кадәр, көндез +20..+25°.

Көн дәвамында шулай ук яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә, локаль рәвештә боз яварга мөмкин. Көнлек уртача температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

Якынча мәгълүматларга караганда, 27 июльдә Татарстанда акрынлап температура фоны күтәрелә. Төнлә +10..+15° көтелә, ә көндез +21..+26°ка кадәр һава җылыначак.
Урыны белән зур булмаган яңгыр булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев