Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 32 мең Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм ветераннар Җиңүнең 75 еллыгына республика түләүләрен алды

Бу Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча өстәмә ярдәм чарасы.

Түләүләр шул ук, башка социаль ярдәм чаралары счетларына: Сбербанк, Ак Барс банк һәм башкалар, шулай ук, пенсияләр белән берлектә почта аша күчерелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына (50 мең сумнан 75 мең сумга кадәр) түләнә торган федераль акчаларга республика өстәмәләре кушылды.

Сугышта катнашучыларга, инвалидларга, Ленинград камалышында яшәүчеләргә, балигъ булмаган һәм балигъ булган элеккеге тоткыннарга өстәмә рәвештә 25 мең сум түләнде. Тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына - 5әр мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев