Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды

Республиканың милли беренчелегендә 200дән артык катнашучы пандемия аркасында финалга Новокузнецкка бармадылар, ә дистанцион рәвештә, өйләрендә биремнәр башкарып, ярыштылар.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады. Бу хакта ярышларны оештыручылар хәбәр итә.

"21 сентябрьдә узган ябылу тантанасында төбәк җыелмалары зачетында "Россия төбәкләре кубогы" рейтингы лидерлары игълан ителде. Татарстан Республикасы диплом һәм 1 нче дәрәҗә кубок алды, - диелә хәбәрдә.

Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

Татарстан җыелма командасына 158 компетенция буенча ярышкан 206 яшь профессионал керә. Пандемия аркасында катнашучылар медальләр өчен, һәркем үз төбәгендә калып көрәште. WorldSkills тарихында беренче тапкыр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы дистанцион форматта узды.

Бөтен ил буйлап колледжлар һәм компетенцияләр үзәкләре ярыш мәйданчыклары булды. Экспертлар финалистлар чыгышларын ярышлар белән идарә итү үзәкләреннән реаль вакыт режимында күзәтте, шуларның берсе "Казан Экспо" МВЦ базасында иде.

Элегрәк Казан студентының WorldSkills Russia Милли чемпионатының “Электроника” компетенциясе буенча финалында алтын медаль яулавы билгеле булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев