Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша

15 октябрьдә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Бөтенроссия халык санын алу башланды. Барлыгы волонтерлар позициясенә 16 яшьтән өлкәнрәкләрдән 535 гариза бирелгән.

Шулардан Татарстанның 45 районыннан 480 волонтер эшкә җәлеп ителде, 306сы республиканың 58 Күпфункцияле үзәкләренә (КФҮ) һәм 174е мобиль бригадалар эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителде. Волонтерларга өйрәтү муниципаль районнарда ирекле үзәкләр челтәре белән берлектә Иҗтимагый-ресурс үзәкләре тарафыннан алып барыла.

 

"Халык санын алу - ул ил тормышында һәрвакыт мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Ул илдәге эшләрнең тулы бер параметрлы күләмле картинасын күрергә мөмкинлек бирә. Без халык турында мәгълүмат алабыз, аларны анализлыйбыз һәм үз эшебезне актуальләштерәбез. Шунысы мөһим, Татарстан яшьләре исәпкә алуда волонтерлар сыйфатында актив катнаша - бу кыйммәтле тәҗрибә һәм дәүләт бурычын гамәлгә ашыруда зур ярдәм. Волонтерларга социаль-актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов.



Министр сүзләренә караганда, көн саен дәүләт статистикасы территориаль органнары участокларына көнгә 3-4 сәгать эшләүче 100гә якын волонтер чыга. Вазыйфага консультация ярдәме, биредә һәм хәзер исәпкә алыну, яки моны өйдә дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү керә.

Билгеләп үтелгәнчә, еш кына волонтерларга ярдәм сорап КФҮкә Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен килгән өлкән буын, шулай ук, кирәкле хезмәтләр алганнан соң, бирегә килгән 35+ яшьлекләр мөрәҗәгать итә.

Волонтерлар үз функционалын ирекле башлангычларда башкара һәм үз эшләрен проектны тәмамлауга - 14 ноябрьгәчә дәвам итәчәкләр, алар бу тарихи вакыйгада катнашуны уникаль мөмкинлек булуын билгеләп үтә.

Мәсәлән, Буа районыннан волонтерларның берсе Ленур Дәүләтбаев халык санын алу - яңа кешеләр, милләтләр белән танышу һәм безнең республикада нинди зур халык катламын белү өчен менә дигән мөмкинлек булуын ассызыклый».

Менделеевскидан Ралина Хафизова мәктәптә укый һәм буш вакытта участокларда булыша: «Волонтёрлыкны яратам! Ул күп мөмкинлекләр бирә, кызганыч, сыйныфташларымның күбесе моны аңламый. Монда мин яңа дуслар, фикердәшләр табам, яңа белемнәр алам һәм башкаларны (өлкәннәрне, әбиләрне һәм бабайларны) цифрлы технологияләрне үз файдасына ничек кулланырга кирәклеген өйрәтә алам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев