Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан урманнарында чүп-чар калдыклары белән көрәшү өчен фототозаклар урнаштыра башлаячаклар

Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда чүп-чар калдыручы гражданнар белән көрәшү өчен фототозаклар сатып ала башлады.

Аларны гадәттә калдыклар күбрәк туплана торган урыннарда урнаштырачаклар, дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Министр сүзләренчә, урманнарда чүп-чар темасы - бик мөһим.

"Кызганыч, безнең шундый "актив" гражданнар бар. Минем әлегә кадәр үземә дә аңлашылмый. Менә кайчакта шундый өем чүп-чарга бәреләм. Әлбәттә, без, хокук бозучыны ачыклап, кулдан тотып булмаганда, урман хуҗалыгы көчләре белән әлеге учакларны бетерәбез ", - диде Кузюров ТР министрлар кабинетында узган брифингта.

Ул искәрткәнчә, урман инспекторлары хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзергә мөмкин, әгәр хокук бозу теркәлгән булса. Физик затлар өчен штраф суммасы 3-5 мең сум тәшкил итә.

"Бик кыен. Әйтик, төркем урманда ял иткән, үзеннән соң чүп калдырган һәм китеп барган. Урманчы кемне тота ала соң анда? Без хәзер фототозакларны мөмкин кадәр күбрәк кертәбез, менә быелдан аларны сатып ала башладык. Урнашачакбыз, урыннарны беләбез. Бу бигрәк тә шәһәр яны урманнарына кагыла, әлбәттә, - ди министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев